Казан Милли Үзәгендә урнашкан универсаль китапханә классик китапханәдән нәрсә белән аерыла? 🤓
⠀
Монда ошаган китабыңны үзең белән 2 атнага алып китә аласың. Китап фонды 3,5 миллион булган бу бинада балалар өчен уен бүлмәсе, тавыш яздыру студиясе, очрашулар оештыру өчен зал, 200 кешелек конференц-зал, күргәзмә залы, шәһәргә карап сокланып утырырлык терраса бар. Биредә китап укырга яратучылар үзләре теләгән очрашулар оештыра алачаклар. Бу белем алу урыны гына түгел, аралашу, чаралар үткәрү урынына әйләнер дип көтелә. Монда татар, рус, инглиз телендәге проектлар үз урынын табачак.
https://youtu.be/QhHKwYj6tXI